Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

«Муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарына һәм шәһәр округларына Татарстан Республикасының административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча вәкаләтләр бирү турында» 2005 елның 30 декабрендәге 144 номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Шәһәр Советының 2006 елның 6 апрелендәге 11/5 номерлы карары белән расланган Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставының 62, 64 статьялары буенча Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең административ комиссиясе төзелде, административ комиссиянең составы һәм Эш регламенты расланды.

«Муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарына һәм шәһәр округларына Татарстан Республикасының административ комиссияләрен төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча вәкаләтләр бирү турында» 2005 елның 30 декабрендәге 144 номерлы Татарстан Республикасы Законына 2020 елның 19 ноябрендәге Татарстан Республикасы Законы тарафыннан үзгәрешләр кертелде. Шәһәр Советының 2021 елның 16 февралендәге 5/8 номерлы карары нигезендә, административ комиссия төзү һәм аның эшчәнлеген оештыру буенча вәкаләтле орган итеп Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты билгеләнде.

Административ комиссия Башкарма комитетның 2021 елның 17 февралендәге 1106 номерлы карары нигезендә төзелде, аның составы һәм 5 еллык срокка Эш регламенты расланды.

Бирелгән вәкаләтләр кысаларында, административ комиссиянең төп бурычы булып аның компетенциясенә кергән административ хокук бозулар турындагы эшләрне карап тикшерү тора. Моннан тыш, бурычларга административ хокук бозуларга китергән сәбәпләр һәм шартларны ачыклау, аларны профилактикалау һәм кисәтү керә.

Административ комиссия утырышлары график нигезендә һәр атнада өч тапкыр үткәрелә:

- Башкарма комитетның Автозавод районы хакимиятендә: Яр Чаллы шәһәре, Шамил Усманов урамы, 112 йорт, 103 кабинет (Яңа шәһәр, 49/09) адресы буенча, һәр сишәмбедә 14.00 сәгатьтә;

- Башкарма комитетның Үзәк районы хакимиятендә: Яр Чаллы шәһәре, Энтузиастлар бульвары, 11 йорт, 402 кабинет (Яңа шәһәр, 3/08) адресы буенча, һәр чәршәмбедә 14.00 сәгатьтә;

- Башкарма комитетның Комсомол районы хакимиятендә: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 56А йорты, 302 кабинет (ГЭС поселогы, 8/7А). адресы буенча, һәр пәнҗешәмбедә 14.00 сәгатьтә.

Хөрмәтле шәһәрдәшләр! Җәмгыятьтә кабул ителгән тәртипләрне саклыйк!

Административ комиссиянең адресы: 423805 Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт, 269 кабинет.

Тел. 8(8552) 30-56-87

e-mail: admkomn-ch@mail.ru


Җитәкче:

Хәмзина Айзирә Фәрит кызы

Бүлек башлыгы, административ комиссия рәисе урынбасары

Хезмәткәрләр:

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Административ комиссиясендә Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексы статьялары буенча карала торган административ җәзалар


Четверг, 5 октября 2023, 14:52